Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Татарстан АССР төзелүгә 100 ел

Татарстан АССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов котлавы

1920 елның 27 маенда Мәскәүдә Бөтенроссия Үзәк башкарма комитеты һәм РСФСР Совнаркомының «Автономияле Татарстан Социалистик Совет Республикасы» Декреты имзалана. Бу тарихи вакыйга халкыбызның дәүләтчелек тарихында, гомумән татар халкы язмышында зур әһәмияткә ия. ТАССР оешу алга таба бу төбәктә гомер кичерүче барлык халыклар өчен икътисади  һәм мәдәни үсеш өчен зур этәргеч, ныклы нигез булды. Татар әдәбиятының, музыкасының, театрының, сынлы сәнгатенең чәчәк атуы милли үзаңны, туган телне, мәдәниятне саклап калырга, дөнья цивилизациясе казанышларын үзләштерергә мөмкинлек бирә. Бөек Ватан сугышы елларында ТАССРда илнең иң мөһим тыл-сәнәгать базасы, оборона предприятиеләре формалаша, авиация сәнәгате үсеш ала.    Алар илебез оборонасын ныгытуга зур өлеш кертәләр.     

Бүгенге көндә республикабыз Россиянең иң алга киткән регионы булып танылу алды. Дөнья халыклары өчен милләтара һәм конфессияара татулык үрнәгенә әверелде. Татарстан Республикасының уңыш нигезе - күп буын татарстанлыларның, шул исәптән райондашларыбызның да, тырыш хезмәте, бердәмлеге нәтиҗәсе. Республикабыз һәм туган районыбыз алгарышына зур өлеш керткән фидакарь хезмәт ияләренә олы рәхмәтемне белдерәм. Һәркайсыгызга ныклы сәламәтлек, эшегездә һәм тормышыгызда зур уңышлар, гаиләләрегезгә иминлек телим. Алга таба да безгә республикабыз һәм районыбызның үсеше өчен армый-талмый хезмәт итәргә язсын!  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев