Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Татарстан кадет корпусында яңа уку елына документлар кабул итү башланды

Идел буе федераль округының Түбән Новгород, Башкорт, Татарстан, Удмурт һәм Чуаш кадет корпусларында укырга теләүче кандидатлардан документлар кабул итү апрельдән башлана һәм 15 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Идел буе федераль округының Советлар Союзы Герое Г.Б. Сафиуллин исемендәге Татарстан кадетлар корпусы (Түбән Кама шәһәре) РФ  коры җир гаскәрләренең булачак белгечләрен әзерли.

Укучыларның гомуми саны 5-11 сыйныфлардан 252 кеше тәшкил итә. 2021 елда 5 һәм 10 нчы сыйныфларга балаларны туплау планлаштырыла.

Кадет корпусында 30дан артык түгәрәк һәм секция эшли: волейбол, футбол, дзюдо, бокс,  кул көрәше, ирекле көрәш, регби, робототехника һәм Авиамодельләштерү.

Үткәрелә торган эшнең берсе - Идел буе федераль округының кадет корпусларын тәмамлаучыларның яртысыннан артыгы профильле югары уку йортларына керә. Бүген округ кадет корпуслары иң заманча һәм нәтиҗәле махсус белем бирү учреждениеләре дәрәҗәсенә чыга, алар мотивацияләнгән, һәрьяктан алга киткән, патриотик яктан әзерлекле һәм гражданнарның хәрби һәм гражданлык өлкәсендә дәүләткә хезмәт итәргә әзер.

Идел буе федераль округының кадет корпусларына керү шартлары турында мәгълүмат мәгариф учреждениеләре сайтларында урнаштырылган:

Башкирский кадетский корпус: www.bkkpfo.ru

Татарстанский кадетский корпус: www.kadet-nk.ru

Удмуртский кадетский корпус: www.ukk-pfo.com

Нижегородский кадетский корпус: www.kadet-mvf-nn.narod.ru

Чувашский кадетский корпус www.chebkadet21.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев