Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Татарстан пенсионерларын «Интернетка рәхмәт» конкурсында катнашырга чакыралар

IT-өлкәдәге уңышлары белән республиканың 43 кешесе уртаклашты инде, гариза тапшыру кампаниясе октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Өлкән яшьтәге татарстанлыларны компьютер грамоталылыгы буенча «Интернетка рәхмәт-2020» дигән VI Бөтенроссия шәхси казанышлары конкурсында катнашырга чакыралар. Бүгенге көндә республиканың 43 кешесе IT-өлкәдәге уңышлары белән уртаклашты инде, дип хәбәр итә ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте. Конкурска Россия Федерациясенең 48 субъектыннан эшләр килде, иң күп гаризалар Татарстан Республикасыннан, Воронеж, Мәскәү, Сахалин, Төмән, Кемерово өлкәләреннән килде. Катнашучыларның уртача яше — 63 яшь, ә иң өлкән катнашучыларга — 85. Конкурста компьютерда һәм интернетта эшләргә өйрәнгән пенсия алды һәм пенсия яшендәге гражданнар катнаша ала. 14 октябрьгә кадәр конкурс сайтында (https://azbukainterneta.ru/konkurs/zayavka) катнашуга гариза тутырырга кирәк. Биш номинациянең берсе буенча инша язырга мөмкин: «gosuslugi.ru порталы — минем тәҗрибәм», «Минем интернет-казанышларым», «Минем иҗтимагый интернет-инициатива», «Минем интернет Әлифбам» һәм «Мин — интернет йолдызы». Шулай ук конкурсант ике фотография — портрет һәм конкурс материалын дәлилләүче фото беркетергә тиеш. Нәтиҗәләр декабрь аенда ясалачак.  Фото: архив/Михаил Захаров  Чыганак: tatar-inform.tatar
Тулырак: http://saby-rt.ru/news/novosti/tatarstan-pensionerlaryn-internetka-rkhmt-konkursynda-katnashyrga-chakyralar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев