Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

Яшел Үзән районында мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе секциясе булып узды.

30 июньдә Яшел Үзән районында ТР Мәгариф һәм фән министры И.Г. Һадиуллин катнашында «Үсеш ноктасы» үзәге — хәзерге заман авыл мәктәпләре өчен мөмкинлекләр территориясе» дигән темага мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе секциясе булып узды. 

 Секция эшендә 2019 һәм 2020 елларда «Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар профильле мәктәп -үзәкләр, 2021 елда «Үсеш ноктасы» табигый-фәнни һәм технологик юнәлешле мәгариф үзәкләре директорлары катнашты.

 Теләче районы вәкилләре: Хафизов А. Ф. (Теләче урта мәктәбе), Николаев А. В. (Үзәк урта мәктәбе), Сөнгатуллин М. М. (Олы Мәтәскә урта мәктәбе) - мәктәп җитәкчеләре иде.

 Киңәшмә барышында «Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар профильләрне үстерүгә керткән шәхси өлеше өчен Үзәк урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Чернова Валентина Андреевна Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев