Теләче Информ

Татарстан Республикасында көзге бөртекле культураларның торышы

Татарстанның климат шартлары көзге һәм сабан культураларын уңышлы үстерергә мөмкинлек бирә. Республикада 2021 ел уңышы өчен 552 мең га мәйданда көзге бөртекле культуралар чәчелгән.

            Көзге  культуралар өчен һава шартлары

            Көзге культураларны чәчкәндә  җылы коры һава булды, ул урыны белән туфракның өске катламнарын киптереп өлгерде һәм уҗым культуралары шытып чыгу  өчен  кыенлыклар  тудырды. Кайбыч, Азнакай, Бөгелмә кебек кайбер районнарда «туфрак корылыгы» куркыныч агрометеорологик күренеш дәрәҗәсенә җитте.

            Октябрьдә һава температурасының җылы булуы һәм яуган яңгырлар көзге культуралар   үсешенә өстәмә  көч бирде, соңрак  чәчелгән  җирләр өчен аеруча  уңай булды. Вегетация тукталу  вакытына  үсемлекләр, нигездә, куаклану фазасында иде, бу имин кышлау һәм югары уңыш булдыру өчен  бик мөһим. 1 квадрат метрда 380нән 560ка кадәр үсемлек исәпләнә.

          2020 елның көзендә кырларда кар утырганчы  «Россия  авыл  хуҗалыгы үзәге» ФДБУ филиалы белгечләре, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре белгечләре һәм хуҗалыклар агрономнары белән берлектә, көзге бөртекле культуралар чәчүлекләрен тикшерделәр.

      Маршрут тикшеренүләре күрсәткечләре буенча, тикшерелгән мәйданнарның 76,5%ында  көзге бөртекле культураларның  торышы  яхшы,  канәгатьләнерлек хәлдә – 20,7%, начар хәлдә – 2,8%.

     Ноябрь ахырында һәм декабрьнең беренче декадасында булган салкыннар  көзге культуралар чәчүлекләренә зыян китермәде, куаклану төене яткан  тирәнлектә туфракның минималь температурасы үсемлекләр өчен куркыныч түгел иде.

    Филиал белгечләре   кышкы чорда монолитлар сайлап алу  ысулы  белән көзге культуралар чәчүлекләрен  һәм алардагы үсемлекләрнең  торышын    даими рәвештә тикшереп торала.

 Гыйнвар һәм февраль айларында булган  аномаль салкыннар  да    көзге культуралар чәчүлекләренә зыян  китермәде, үсемлекләрнең һәлак булуы – гадәттәгечә диярлек - 10%ка кадәр булды.  Кар катламы калын  булу  үсемлекләрне салкыннардан саклап калды, күпчелек районнарда кар катламы  нормадан 1,5-2,5 тапкыр артыграк иде. Куаклану төене яткан  тирәнлектә   туфрак температурасы көзге культураларның туңуына китерергә мөмкин булган  критик температурадан югарырак иде.

Реклама

              

              Көзге культуралар  торышын фаразлау

             Бүгенге көндә югары кар катламының  югары  булуы  (30-60 см) һәм аның  озак ятуы үсемлекләрне хәлсезләндерергә һәм аларның  черүенә китерә торган кар күгәреге һәм  склеротиниоз кебек авырулар  китереп чыгарырга мөмкин, бигрәк тә көздән куе булып  үсеп киткән һәм ныгып өлгермәгән    уҗымнар өчен куркыныч.   Көз көне 6,3 мең га мәйданда кар күгәрегенә каршы профилактик фунгицид эшкәртүләр  үткәрелде. 

          Һава температурасының түбән саклануы көньяк-көнчыгыш Кама Аръягының аерым районнарындагы  кырларның ачылган яки ялангачланган  кишәрлекләрендә  туфрак температурасының түбәнәюенә  һәм көзге бодай үсемлекләренең хүәлсезләнүенә  китерергә мөмкин.

          Яз якынлашу белән көзге культураларның суыкка чыдамлылыгы  кими. Яз көне, бигрәк тә үсемлекләр үсә башлагач, температураның   - 8°... -10°Ска   кадәр кискен тирбәлеше  чәчүлекләрне һәлак  итәргә мөмкин.    Туңган, кар астыннан чыккан үсемлекләр башта яшел төстә булалар, аннары, туңы эрегәч,     шәлперәеп,  бик  тиз саргаялар.

           Агрометеорология хезмәте белешмәләренә караганда, республика территориясенең күпчелек өлешендә туфракның бер метр катламында  дым запасы яз башына яхшы булачак (продуктив  дымлылык 150 мм һәм аннан да күбрәк),  Бөгелмә һәм Буада – канәгатьләнерлек (продуктив дымлылык 130 - 145 мм), Чүпрәледә – бик  үк җитәрлек түгел (продуктив дымлылык 115 мм).

             Чәчүлекләрнең торышын  соңгы  бәяләүне тотрыклы вегетация башланганнан соң 10-12 көн узгач,  үсү билгеләре  яхшы  күренә башлагач, мәс., өске ак тамырлар, яшел  яшь яфраклар чыга  башлагач,  үткәрергә кирәк булачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: