Татарстан шикәр һәм көнбагыш мае белән кирәкле күләмдә тәэмин ителгән
Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Татарстан шикәр һәм көнбагыш мае белән кирәкле күләмдә тәэмин ителгән. Бу продукциягә кытлык булмаячак. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Шикәр белән тәэмин ителеш 356,9% тәшкил итә, ягъни кирәкле күләмнән өч тапкыр күбрәк. Көнбагыш мае буенча һәр татарстанлы 12 тапкырдан артык тәэмин ителгән, тәэмин ителеш – 1269,6%», – дип билгеләп үттеләр министрлыкта.
Ведомствода аңлатуларынча, исәпләү өчен бер кешегә азык-төлек куллануның уртача нормалары алынган. Бу күрсәткечләр бер кешегә 24 кг шикәр комы һәм 12әр кг май тәшкил итә.
Татарстанда ел саен 331,9 мең тонна шикәр комы җитештерелә, халык ихтыяҗы-93 мең тонна. Көнбагыш мае җитештерү елына 584 мең тонна тәшкил итә, ә ихтыяҗ – 46 мең тонна.
«Майлы культуралар һәм шикәр чөгендере чәчүлекләрен, шулай ук аларны җитештерү күләмнәрен кыскарту планлаштырылмый",-дип ышандырдылар матбугат хезмәтендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев