Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Татарстанда 175 мең доллар ришвәт бирүдә катнашкан адвокатны эзлиләр

Тикшерү комитеты юристның кайда булуы турындагы мәгълүматка ия гражданнардан хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итүне сорый.

Татарстанда 175 мең доллар ришвәт тапшыруда арадашчы ролен үтәгән адвокатны эзлиләр. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.

«Тикшерү барышында 2017 елның апрелендә Казанда адвокат Кварацхелия Тамази танышыннан акча алган. Ул аны ир-атны җаваплылыкка тартмасыннар өчен хокук саклау органнарына тапшырырга тиеш булган», – дип сөйләде Андрей Шептицкий.

 

Бу факт буенча «Аеруча зур күләмдә ришвәт бирүдә катнашу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзер Кварацхелий Тамазины эзлиләр.

Адвокатның кайда булуы турында нәрсә булса да белүчеләрне 02, 8 (843) 221-73-52, 8 (843) 221-73-51 телефоннары буенча мөрәҗәгать итүләрен сорыйбыз.

Фото: tatarstan.sledcom.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев