Кичә кич буран аркасында республиканың төп трассалары ябылган иде.
Татарстанда автобуслар һәм йөк автомобильләре хәрәкәте өчен трассаларны ачтылар.
«Волго-Вятскуправтодор» федераль казна учреждениесенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, кичә буран аркасында ябылган республиканың төп автомагистральләрендә хәзер хәрәкәт итү өчен бернинди тоткарлык юк. Трассалар бүген 4.30 сәгатьтә ачылды.
«Татар-информ» агентлыгы кичә Татарстанда буран аркасында йөк автомобильләре һәм автобуслар өчен юлларның ябылуы хакында хәбәр иткән иде.
Чыганак: Татар Информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз