Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Татарстанда быел илкүләм проектларны гамәлгә ашыру өчен 21,9 млрд сум юнәлдереләчәк

Федераль һәм республика бюджетларыннан бүленгән акчаларны уңайлы мохит булдыру, төзелеш һәм башка проектларга юнәлдерәчәкләр.

2021 елда Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру өчен 21,9 миллиард сум акча юнәлдерергә ниятлиләр. Әлеге акчаның күпчелеге (14 миллиард) федераль бюджеттан бүленәчәк. Татарстан 16,4 миллиард сумга якын акчаны финанслау турында килешүләр нигезендә алачак, тагын 7,9 миллиард сумны республика бюджетыннан өстәячәкләр.

Бу хакта ТР Икътисад министрлыгының (ул Татарстан территориясендә төбәк проект офисы санала) матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанда 13 балалар бакчасы төзергә ниятлиләр, республика башкаласында иң зур мәктәпләрнең берсе сафка басачак. Республикада шулай ук өч яңа мәдәният йорты төзү һәм ике мәктәпкә капиталь ремонт үткәрү күздә тотыла. Кукмарада яңа спорт залы барлыкка киләчәк, авыл җирендәге тагын ике спорт залын капиталь ремонт көтә.

Никольское авылында Мишә елгасы кушылдыклары, Мамадышта Нократ елгасы һәм Лаеш районының Державино авылында өч су объекты чистартылачак. Моннан тыш, төзелеш һәм реконструкция эшләре биш су белән тәэмин итү челтәре объектына, бер биологик чистарту корылмасына һәм бер су әзерләү станциясенә кагылачак. Шулай ук 54 парк һәм скверны тәртипкә китерү күздә тотыла.

Шунысын да искәртик: илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга Россия Президенты Владимир Путин 2018 елда старт бирде. 2020 елның 21 июлендә РФ Президенты указы белән илкүләм максатларга ирешү вакыты 2030 елга кадәр озайтылды. Россиялеләрнең сәламәтлеге һәм иминлеге, уңайлы мохитне үстерү, талантларны үстерү өчен мөмкинлекләрне киңәйтү, шулай ук хезмәтнең нәтиҗәлелеген арттыру төп максатлар булды.

Республикада 2020 елда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга нәтиҗә ясаганнар иде инде. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X