Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Татарстанда экодиктант язу өчен мәйданчыклар санын ике тапкырга арттырдылар

Югары уку йортлары студентлары онлайн-форматта экологик диктант язачаклар.

Татарстанда быел Бөтенроссия экологик диктант язу өчен мәйданчыклар санын ике тапкырга, диярлек, арттырдылар. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

"Экодиктантта катнашучылар һәм аны уздыру өчен мәйданчыклар саны елдан-ел арта бара. 2019 ел белән чагыштырганда, агымдагы елда катнашучылар саны ике тапкырга, мәйданчыклар саны 243 тән 502 гә кадәр арткан. Барлык катнашучылар арасында иң зур активлыкны мәктәп укучылары, педагоглар һәм студентлар күрсәтә», - дип сөйләде Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.

Министр сүзләренә караганда, акциядә катнашырга теләүче татарстанлылар өчен 15 ноябрьдә өстәмә белем бирү учреждениеләре базасында 21 ачык офлайн-мәйданчык эшләячәк, шул исәптән биш мәйданчык - Казанда. "Якындагы ачык мәйданчыкның адресын экодиктант.рус сайтында һәм Республика олимпиада үзәге порталында белергә мөмкин", - дип билгеләде ул.

16 ноябрьдә диктант 502 ябык офлайн-мәйданчыкта узачак, дип өстәде Хәдиуллин. «447 мәйданчык мәктәпләр базасында оештырылачак, сигезе - көллиятләрдә һәм техникумнарда, 46сы - Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты базасында, шулай ук башка ведомстволар һәм иҗтимагый оешмалар базасында оештырылачак», - дип дәвам итте ул.

Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы ачыклык керткәнчә, югары уку йортлары студентлары экодиктантны онлайн форматта узачак.

Узган ел экодиктантта республиканың 35 муниципаль берәмлегеннән 12 яшьтән 16 яшькә кадәрге 6 454 укучы катнашты. Диктант нәтиҗәләре буенча ике җиңүче һәм җиде призер билгеләнде.

Бөтен Россия буенча 15 - 16 ноябрьдә Бөтенроссия экологик диктант узачак. Бу акциягә 2017 елда - Экология елында старт бирелде. Быел экодиктант Бөтендөнья калдыкларны икенчел эшкәртү көненә багышланган.

Акциядә онлайн-форматта катнашу өчен, алдан ук экодиктант.рус сайтында теркәлергә кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев