Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Татарстанда ел саен табибларның 50% - ка якыны белемнәрен күтәрә

Республикада барлыгы 18 меңгә якын медицина белгече эшли

Татарстанда 18 мең табибның яртысына якыны белем күтәрү курслары уза. Бу хакта табиб-онколог, КДМА директоры, РФА әгъза-корреспонденты Рөстәм Хәсәнов сөйләде Андрей Кузьминга биргән интервьюсы вакытында сөйләде. 

«Татарстанда 16-18 меңгә якын табиб эшли. Аларның 8 меңгә якынын без укытабыз", - диде Хәсәнов.

Хәзер табибларны башка белгечлеккә яңадан әзерләү курслары дүрт ай гына дәвам итә.

«Моннан тыш, без ординатурада ике ел дәвамында 400 гә якын ординатор укытабыз. Шулай ук аспирантурада да укыту алып барабыз», - дип билгеләп үтте КДМА директоры.

Күп кенә студентлар бюджет хисабына укый, аларның күбесе  Татарстанда эшләргә кала.

Рөстәм Хәсәнов белән интервьюны “События” сайтыннан укый аласыз. Видеоверсиясен “Татар-информ”ның YouTube каналында карарга мөмкин булачак. Телевизор экраннарына “Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью” программасы "Татарстан 24" телеканалында шимбә көнне 18.30, якшәмбе 13.30 сәгатьтә чыгачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X