Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Татарстанда «ЭпиВакКорона» вакцинасын сынау өчен 650 кеше сайлап алынган

Иреклеләр төркеменә Роспотребнадзор хезмәткәрләре һәм укытучылары керәчәк.

Татарстанда «ЭпиВакКорона» вакцинасын сынау өчен 650 кеше сайлап алынган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат секретаре Миләүшә Җамалиева сөйләде.

Сынауда укытучылар һәм Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре катнашачак.

«Татарстанда 650 ирекле кеше сайлап алынды. Республиканың оператив штабы тарафыннан теркәлгән клиник тикшеренүләрдә катнашучы иреклеләр риск төркеменнән: мәгариф өлкәсе һәм Роспотребнадзор системасы хезмәткәрләреннән сайланачак», - диде спикер.

Ул Россия буенча тикшеренүләрдә Россиянең биш субъектыннан, анда Татарстан да кергән, 4 мең кеше катнашачагын әйтте.

Исегезгә төшерәбез, 14 октябрьдә Россиядә «ЭпиВакКорона» коронавирусыннан икенче вакцина теркәлде.

Вакцинаның төп аермасы вирус фрагментлары — синтетик пептид антигеннары булудан гыйбарәт. Иммун реакция китереп, препарат иммунитетны алга таба арттырырга, ныгытырга ярдәм итә. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X