Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Татарстанда камералар саклык каешларын эләктермичә йөрүчеләрне терки башлады

Шунысы кызык, яңа комплекслар машина йөртүчедә генә түгел, пассажирларда да куркынычсызлык каешының булмавын ачыкларга мөмкинлек бирә.

 

Татарстан автомобиль юлларында видеофиксация камералары машина йөртүчеләрне саклык каешларын эләктермәгән өчен штрафка тарта башлады — 1 июльдән 815 кеше 1000 сумлык штраф алган инде. Бу хакта Autonews.ru хәбәр итә.

Шунысы кызык, яңа комплекслар машина йөртүчедә генә түгел, пассажирларда да куркынычсызлык каешының булмавын ачыкларга мөмкинлек бирә. Әмма, камералар каешларны пассажирларда гына күрсә дә, моның өчен бары машина йөртүчене генә штрафка тартачаклар.

Әлегә яңа функциягә ике камера гына ия: М7 трассасының Казан — Уфа киселешендә һәм Казан — Оренбург трассасында. Киләчәктә аларның саны артачак кына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев