Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Татарстанда коронавирус йоктыруның 36 яңа очрагы ачыкланган

Бүгенгә республикада яшәүче 171 389 кеше вакцинация ясаткан.

Узган тәүлектә Татарстанда тагын 36 кеше коронавирус инфекциясен йоктырган.

«21 кеше хастаханәдә, 15 кеше өйләрендә дәвалана», — дип сөйләделәр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Казанда ковид йоктыруның — 14 очрагы, Чаллыда 10 очрагы теркәлгән. Лениногорск районында өч кешенең, Бөгелмә, Яшел Үзән, Түбән Кама районнарында икешәр, Әлмәт, Минзәлә һәм Сарманда берәр кешенең коронавирус белән авыруы расланган.  

Пандемия башланганнан алып, республикада коронавирус йоктыруның 19 768 очрагы ачыкланган, 16 915 кеше терелгән.

Бүгенгә республикада яшәүче 171 389 (бер тәүлектә 3860) кеше вакцинация ясаткан. 103 369 кеше препаратның икенче компонентын да алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев