Татарстанда сары кар яуган
Карның гадәти булмаган төсе республика территориясендә генә түгел, күрше төбәкләр территориясендә дә күзәтелде.
Кичә, 18 март көнне, социаль челтәрләрдә Татарстанның көньяк-көнчыгышында сары кар явуы турында хәбәр барлыкка килде.
Әлеге факт буенча экологлар тикшерү үткәрде. ТР Экология министрлыгының матбугат хезмәтендә шул хакта хәбәр иттеләр.
«Татарстанның көньяк-көнчыгышында сары кар яуды. Кар Азнакай, Лениногорск, Бөгелмәдә яуды», — дип раслый социаль челтәрләрдән файдаланучылар.
Моннан тыш, социаль челтәрләрдә Оренбург һәм Ульяновск өлкәләрендә дә шундый ук хәл турындагы хәбәрләр урнаштырылган.
ТР Экология министрлыгының матбугат хезмәтендә искәртүләренчә, ведомствоның Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары вакыйга урынына барып, кар үрнәкләрен алган. Анализ нәтиҗәләре җиде көн эчендә билгеле була.
Метеорологлар сүзләренчә, гадәти булмаган күренеш республика территориясенә «Түбән Идел һәм Казахстан территориясеннән һава массасы күчүе белән бәйле. Анда тузан өермәләре күзәтелгән». Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Җил ярдәмендә атмосферага күтәрелгән ком һәм тузан акрынлап кар белән бергә кушыла, шул кар җир өслеген каплап, сары төсмер бирә, дип аңлаттылар белгечләр.
Фото интернет челтәреннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев