Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Татарстанда сайлаучыларның «Минем тавыш» беренче онлайн-форумы узачак

Тамашачыларның туры эфирда экспертларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирү мөмкинлеге булачак.

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда сишәмбе көнне сайлаучыларның «Минем тавыш» онлайн-форумы ачыла. Ул РФ Конституциясе буенча гомумроссия тавыш бирү көнендә һәм 13 сентябрьдә бердәм тавыш бирү көнендә көтелгән яңалыкларга багышланачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Үзәк сайлау комиссиясенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Минем тавыш» - сайлау законнарындагы үзгәрешләр хакында экспертлар катнашында фикер алышу, сайлау процессының ачыклыгын тәэмин итү һәм тавыш бирүнең барышын күзәтү өчен даими мәйданчык ул», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Форум «Яңа чынбарлык: Татарстанда 2020 электораль елның новеллалары һәм үзенчәлекләре» дигән беренче пленар сессия белән ачылачак. Аның эшендә Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Николай Булаев, ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев, Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, «Гражданнар контроле» ассоциациясе рәистәше Александр Брод һ.б. катнаша.

Форум утырышлары даими рәвештә һәр ике атна саен 2020 елның 13 сентябренә кадәр узачак, һәркайсында яңа тема күтәреләчәк. Форумның төп максаты – сайлау процессы турында тулы картина булдыру. Тамашачыларның туры эфирда экспертларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирү мөмкинлеге булачак.

Форум эшендә «Минем тавыш» проектының рәсми сайтында, шулай ук YouTube, ВКонтакте социаль челтәрләрендә катнашырга мөмкин. Сайлаучыларның «Минем тавыш» беренче онлайн-форумы 2020 елның 15 июнендә 14.00 сәгатьтә башлана.

Татарстанда 25 июньнән 1 июльгә кадәр РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия күләмендә тавыш бирү узачак. Бердәм тавыш бирү көнендә татарстанлыларны ТР Президентын сайлау, муниципаль сайлаулар, шулай ук РФ Дәүләт Думасы һәм Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар көтә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев