Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Татарстанда «Сәламәтлек саклау» милли проекты буенча 11 медицина учреждениесендә капиталь ремонт үткәрелде

«Сәламәтлек саклау» милли проекты Россиядә 2019 елдан бирле гамәлгә ашырыла.

Узган ел Татарстанда «Сәламәтлек саклау» милли проекты буенча 11 медицина учреждениесендә капиталь ремонт үткәрелгән. Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә, ул Татарстан территориясендә төбәк проект офисы булып тора.

Моннан тыш, республика хакимияте биш яңа Сәламәтлек саклау объекты төзегән. Алар арасында: Казанда проф.А. Ф. Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең икенче корпусы,Республика клиник онкология диспансерының  ике филиалы - Чаллы һәм Әлмәттә, Минзәлә район үзәк хастәханәсенең кабул итү-диагностика бүлеге, шулай ук перинаталь үзәкле Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсенең хирургия корпусы.

Әлеге милли проект буенча шулай ук медицина хезмәткәрләренең торак шартларын яхшырту өчен грантлар бирелде,яшь белгечләргә өстәмәләр һәм «Земский доктор» сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләренә бер тапкыр бирелә торган түләүләр бирелде.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Хөкүмәте Медицина югары уку йортларын тәмамлаучыларны актив җәлеп итте һәм медицина хезмәткәрләре өчен социаль ипотека программасын актив гамәлгә ашырды. Узган ел эчендә Татарстанның медицина учреждениеләрендә табиблар саны 219 кешегә артты.

«Сәламәтлек саклау» милли проекты Россиядә 2019 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Аның төп бурычлары - эшкә яраклы халыкның үлем санын 100 мең кешегә 350 очракка кадәр киметү, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлүчеләр санын 100 мең кешегә 450 очракка кадәр киметү, яман шешләрдән үлүчеләр санын 100 мең кешегә 185 очракка кадәр киметү. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев