Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Татарстанда соңгы тәүлектә 52 кешедә коронавирус инфекциясе расланган

Теләчедә коронавирус инфекциясе йоктыруның яңа очраклары юк.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 52 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.
18 кеше хастаханәләргә озатылган, 34 кеше өйдә дәвалана.

Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә:

18 яшькә кадәр — 1;

18дән 30 яшькә кадәр — 3;

30дан 50 яшькә кадәр — 11;

50дән 60 яшькә кадәр — 7;

60тан 70 яшькә кадәр — 17;

70тән 80 яшькә кадәр — 10;

80нән 90 яшькә кадәр 3 очрак ачыкланган.
Казанда — 32, Яр Чаллыда — 8, Яшел Үзәндә 4 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган. Алабуга һәм Тәтеш районнарында икешәр очрак расланган. Буа, Менделеевск, Балык Бистәсе, Чистай районнарында берәр очрак ачыкланган.
27 февральдә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 17 923 очрагы расланган. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 14 546 кеше савыккан, узган тәүлектә — 132 кеше.

Барлыгы 79 056 кеше вакцина ясаткан (көненә 3 134 кешегә арткан), шул исәптән 13 631 кеше икенче дозаны алган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев