Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Татарстанда соңгы тәүлектә тагын 55 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 23,3 мең очрагы ачыкланган.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 55 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, биш кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«15 кеше хастаханәгә озатылган, 40 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда — 29, Чаллыда — 11, районнар арасында иң күп очрак Аксубайда (өч кеше) ачыкланган. Теләчедә яңа очраклар юк.

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 23,3 мең очрагы теркәлгән, 20,8 мең кеше (шуларның сигезе — узган тәүлектә) терелгән.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев