Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Татарстанда тагын 34 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

13 кеше хастаханәгә озатылган, 21 кеше өендә дәвалана.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 34 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, аларның бөтенесе дә чирне башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«13 кеше хастаханәгә озатылган, 21 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда – тугыз, Чаллыда – сигез, Түбән Кама районында – дүрт, Бөгелмә районында – өч, Баулы районында – ике, Әгерҗе, Азнакай, Алексеевск, Арча, Баулы, Лаеш, Менделеевск һәм Тукай районнарында берәр очрак ачыкланган.

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 19,6 меңгә якын очрагы теркәлгән, 16,6 меңгә якын кеше (шуларның 15е – узган тәүлектә) терелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев