Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Татарстанда тәртип бозучы аучыларны пилотсыз очкыч ярдәмендә тоталар

17 апрельдән Татарстан Республикасында суда йөзүче киек кошларга ау сезоны ачылды.

Шул уңайдан бүген Росгвардия хезмәткәрләре, ТР биоресурслар буенча Дәүләт комитеты вәкилләре белән берлектә, хокук бозучы аучылар рейдына чыктылар.

Аучыларны эзләү өчен инспекторлар «Элерон» пилотсыз очу аппаратын кулланды. Аппаратка беркетелгән махсус камера сурәтләрне җиргә тапшыра, шуның аркасында аучыларны тиз һәм җиңел табарга була. Мондый ысул белән эзләү соңгы биш елда кулланыла. Моңа кадәр аучылык җир-суларын машинада йөреп чыгарга туры килә иде, бу күп вакытны ала иде.

"Аппаратның эш биеклеге - 300-400 метр, колачлау радиусы – 25 км, алынган сурәтне 20 тапкыр арттырырга мөмкин. Барлыгы аккумулятор заряды 1,5 сәгать очуга җитә. Аннары аппаратны җиргә төшерәбез, аккумуляторны алыштырабыз, пилотсыз очкычны яңадан эшләтеп җибәрәбез һәм эшне дәвам итәбез», - дип сөйләде пилотсыз очу аппаратларын эксплуатацияләү бүлеге башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы полиция майоры Радик Мөхәммәтҗанов.

Беспилотникның төп өстенлеге - күренмичә эзләү. Әгәр дә вертолеттан яки самолеттан территорияне карасак, аучылар моны шунда ук сизәчәк һәм инспекторлар килгәнче качып калырга өлгерәчәк.

Рейдның беренче көнендә үк Росгвардия хезмәткәрләре ике аучының урынын ачыклый алдылар. Алар янына ОМОН сугышчылары белән бергә куркынычсызлык тәэмин итү төркеме чыкты. Инспекторлар, беренче чиратта, аучыларда коралга рөхсәтнамә булу һәм аны ташу кагыйдәләрен үтәүне тикшерделәр. Моннан тыш, аучыларның кошларны аулау өчен юлламаларын да тикшерделәр. 

«Ау кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланган очракта, аучыларга административ беркетмәләр төзелә. Корал йөртүгә рөхсәт булмаган өчен 500 сумнан 5 мең сумга кадәр штраф яный. Әгәр аучы исерек булса, аның мылтыгын конфискациялибез, ә аның өчен җәзаны суд сайлый», - дип сөйләде лицензия-рөхсәт эше бүлеге өлкән инспекторы полиция капитаны Илфат Сафин.

Хәзер Татарстанда 45 мең кешенең корал белән идарә итүгә рөхсәте бар. Ау сезоннарында профилактик рейдлар даими рәвештә уза: аучыларны тикшерәләр, машиналарны һәм моторлы көймәләрне карыйлар. 2020 елның көзге сезонында 80нән артык аучы тикшерелгән.

Чыганак: Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X