Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Татарстанда вакцина ясаткан өчен призлар уйнатачаклармы?

Бу сорауга Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова җавап бирде.

Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова коронавирустан вакцина ясаткан өчен, башка төбәкләр үрнәгендә уеннар үткәрү, призлар уйнату планлаштырылмый дип белдерде. Аның сүзләренчә, прививканы нидер оту өчен түгел, сәламәтлекне кайгырту өчен ясатырга кирәк.

– Республикада андый бәйгеләр үткәрү планнары юк. Вакцинация – ул кешенең аңлы булу мәсьәләсе. Кеше моның сәламәтлеге һәм якыннарының сәламәтлеге өчен мөһим булуын аңларга тиеш, – дигән фикердә Лилия Галимова.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев