Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Татарстанда яшәүчеләрне ноябрь бәйрәмендә очрашу-аралашулардан баш тартырга өндиләр

Ноябрь аендагы озын яллар илдәге эпидемиологик вазгыятькә начар йогынты ясарга мөмкин.

Россиянең элекке санитар табибы Геннадий Онищенко “Лента.ру” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дигән. Белгеч әйтүенчә, бу чорда көннәр җылы, матур торган очракта, COVID-19 инфекциясен йоктыручылар ишәергә мөмкин.

“Бу хакта әйткәнем бар инде: Ходай кушып, көннәр суык торсын иде. Шушы очракта гына халык өендә утырачак. Ә җылы булса, күпләр урамга ыргылачак һәм нәтиҗәдә чир йоктыручылар саны артачак”, – дигән Онищенко.

Ул коронавируска каршы көрәшү чараларын искә төшереп, үзизоляция режимын саклавыбызны, аралашуларны мөмкин кадәр киметүебезне сораган. Аның фикеренчә, бәйрәмне гаилә кочагында өйдә яки бакчада уздырган очракта гына озын-озак ялның файдасы булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев