Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Татарстандагы 26,5 мең гаилә беренче бала туган өчен акча алачак

Балалар өчен пособиеләрне картага алырга теләүче ата-аналар «Мир» картасы ачтырырга тиеш.

 Татарстанда октябрь аенда беренче яки икенче баласы туган (тәрбиягә алган) аз керемле гаиләләр айлык түләүләрне «Мир» картасына алачак.

«Татарстанда беренче балалары туган (тәрбиягә алынган) өчен айлык түләүләр алучы гаиләләрнең саны сентябрь башына 26,5 меңне тәшкил итә», — дип хәбәр иттеләр республиканың Хезмәт мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында.

Бу түләүләрне алучының картасы булмаса, акча банк счетына күчә, шуннан соң акчаны кассада һәм почта аша алырга була. Балалар өчен пособиеләрне картага алырга теләүче ата-аналар «Мир» картасы ачтырырга тиеш. Картаны теләсә кайсы банкта ясатырга була.

Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X