Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Татарстанга COVID-19 коронавирусына каршы препаратның тәүге партиясе кайтты

Препарат мәҗбүри медицина иминияте программасы буенча халыкка бушлай тәкъдим ителәчәк.

Татарстанга яңа төрдәге COVID-19 коронавирусына каршы препаратның тәүге партиясе кайтты. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына республика Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр иттеләр.

Россиядә җитештерелгән «Авифавир» препаратының тәүге партиясен республикага кичә китерделәр. Ул Россиядә әле 29 майда гына теркәлгән. Әлеге препарат – Россия туры инвестицияләр фонды һәм «Химрар» компаниясенең уртак хезмәт җимеше. Ул коронавируска каршы дару буларак тәкъдим ителгән.

«Бүген аны Чаллыга озаталар, шулай ук Казан клиникаларына китерәчәкләр. Препарат коронавирус инфекциясенең уртача һәм авыр формаларын дәвалаганда кулланыла», - диде журналистларга ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева.

«Авифавир» препаратының тәүге партиясен Мәскәү, Ленинград, Новгород, Киров, Түбән Новгород өлкәләре, Татарстан Республикасы һәм Екатеринбург хастаханәләре һәм фармацевтика оешмалары алган.

«Россиядә әлеге препаратка сорау зур, аны илнең барлык төбәкләренә озату буенча сөйләшүләр бара. Шулай ук тагын уннан артык илдән «Авифавир»ны китерү турында заказлар алдык», - диде Россия туры инвестицияләр фонды генераль директоры Кирилл Дмитриев.

Препарат мәҗбүри медицина иминияте программасы буенча халыкка бушлай тәкъдим ителәчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев