Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Татарстанлылар өчен пенсия тупланмаларын пенсиягә чыкканчы алу мөмкинлеге турында хәбәр иттеләр

Хатын-кызларның тупланма өлешен-55, ә ир-атлар 60 яшьтә алырга мөмкин, дип сөйләделәр Фондның Татарстан бүлегендә.

ТР буенча РПФ татарстанлылар өчен пенсия тупланмаларын пенсиягә чыкканчы алу мөмкинлеге турында массакүләм СМС-хәбәр үткәрде. Мондый түләүләргә хокуклы кешеләр пенсия фонды сайтында шәхси кабинетларда гариза бирә алалар.

«Барлык гражданнар да счетларында тупланма өлеш барлыгын һәм аның артыннан  мөрәҗәгать итәргә мөмкин икәнен белми. СМС-хәбәрләр 55 яшьлек хатын-кызларга һәм 60 яшьлек ир-атларга җибәрелгән. Иске закон буенча, алар инде пенсиягә чыккан һәм бу акчаларны алган булыр иде. Законнар үзгәрде, пенсиягә чыгу вакыты озайтылды, әмма бу акчаларны алу срогы элеккечә калды. Хатын-кызларның тупланма өлешен-55, ә ир — атлар 60 яшьтә алырга мөмкин. Бу акчаларны кешеләр, пенсиягә чыкканны көтеп тормыйча, хәзер үк ала ала",-дип хәбәр иттеләр ТР буенча РПФ матбугат хезмәтендә.

СМС-хәбәрләрне ТР буенча РПФ базасында телефон номерлары булган кешеләр генә алды. Республикада 7 меңгә якын кешегә  мәгълүмати хәбәрләр килергә тиеш. Телефон аша СМС алмаган кешеләр почта аша хәбәрнамәләр алачак.

Пенсиянең тупланма өлеше күләме турында кешеләр РПФ сайтында шәхси кабинетларда белә ала. Җыелган сумма күләменә карап, ул бер үк вакытта яки өлешләп түләнә. Акча гариза нигезендә түләнә. ТР буенча РПФКА кабул итүгә алдан язылырга яки кайнар линия телефоны (8-800-600-0357) аша яки ведомство сайтында консультация алырга мөмкин. 

Чыганак: Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X