Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Татарстанлылар «Үлемсез полк онлайн» акциясенә 9 майга кадәр социаль челтәрләрдә гариза бирә алачак

"Үлемсез полк онлайн" Бөтенроссия акциясенә теркәлүне озайттылар, гаризалар социаль челтәрләр һәм Акция партнеры сайты аша 12: 00гә кадәр кабул ителә.

Барлык теләүчеләр «ВКонтакте» (https://vk.com/polk_app) һәм "Одноклассники" (https://ok.ru/app/polk) мини-кушымталары аша, шулай ук "Хәтер банкы" ресурсында(https://sber9may.ru) акциядә катнаша ала. Үлемсез полк сайтында (https://2021.polkrf.ru) гаризалар җыю ябылган, теркәү 7 майда тәмамланды.

Акциягә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та кушылды, ул Бөек Ватан сугышы вакытында яу кырында һәлак булган абыйсы Галимҗан Миңнеханов турында сөйләде. 

Исегезгә төшерәбез, узган ел «Үлемсез полк» акциясе беренче тапкыр дистанцион форматта узды. Быел онлайн-йөреш трансляциясе илнең барлык төбәкләрендә 9 майда узачак, ул җирле вакыт белән 15 сәгатьтә проект сайтында 2021.polkrf.ru башланачак  шулай ук социаль челтәрләрдә һәм телеканаллар битләрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев