Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Татарстаннан 77 проект Мәдәни инициативалар президент фонды конкурсында җиңүче булды

Президент Мәдәни инициативалар Фонды беренче грант конкурсында җиңүчеләрне игълан итте һәм мәдәният, сәнгать һәм креатив (иҗади) индустрияләр өлкәсендә 1500 гә якын проект ярдәм алачак.

 Фонд сайтында проектлар белән танышу битендә бәйсез эксперт бәяләве нәтиҗәләре буенча җыелган баллар саны күрсәтелгән тиешле статус барлыкка килде. https://xn--80aeeqaabljrdbg6a3ahhcl4ay9hsa.xn--p1ai/public/application/cards.

Президентның Мәдәни инициативалар Фонды генераль директоры Роман Карманов аңлатканча, бәйсез бәяләүне уздырганда экспертлар проектларның эчтәлегенә, иҗади уй-фикерләренә генә түгел, ә бюджетларның детальләшүенә һәм нигезләнүенә, документ буларак заявка эчтәлегенә, проектның эшләнешенә дә игътибар иткән. Барлыгы 11 746 проект экспертиза узды.

Конкурентлы көрәш киеренке булды-грантны һәр 8 проект командасы алачак. Иң югары балл - 96. Үткәрелгән эксперт бәяләве нигезендә, уртача «үтеп керү» баллары түбәндәгечә бүленде: грантлар категориясендә 500 мең сумга кадәр - 66; 500 мең сумнан 3 млн. сумга кадәр категориядә - 74; мөрәҗәгать итүчеләр 3 млн. сумнан 10 млн. сумга кадәр 75 балл җыярга тиеш иде; 10 млн. сумнан артык - 76 балл.

Бу конкурста, Мәскәүдән кала, хупланган гаризалар саны буенча Санкт-Петербург, Татарстан Республикасы, Иркутск һәм Самара өлкәләре, Краснодар крае лидер булды. Проектлар 18 айга кадәр тормышка ашырылырга мөмкин, бу киләсе ел азагына кадәр барлык федераль округларда да иҗади проектлар барлыкка киләчәк, аларның күбесе төбәкләрдә яшәүчеләрне җәлеп итү үзәгенә әйләнәчәк дигән сүз.

Беренче тапкыр грантка, коммерцияле булмаган оешмалардан тыш, коммерцияле һәм муниципаль оешмалар, шулай ук шәхси эшмәкәрләр дә гаризалар җибәрә алды.

Аудиторияне киңәйтү нәтиҗәсендә грантка зур булмаган муниципаль учреждениеләр генә түгел, танылган продюсерлык компанияләре, студияләр, мәдәният өлкәсендә эшләүче коммерция компанияләре дә гариза бирә алдылар.

Кайбер әһәмиятле проектлар конкурс тәмамланганчы ук гамәлгә ашырыла башлады, шуңа бәйле рәвештә, конкурс турындагы Нигезләмә нигезендә, җиңүчеләр проектларына ярдәм итү өчен компенсация алымын куллану мөмкинлеге бар.

Грантларны тематик юнәлешләр һәм проектларның типлары буенча бүлү турында сөйләсәк, 405 белем бирү һәм остазлык проекты, 261 фестиваль, премия һәм форум, 258 креатив индустрияләр проекты, 176 тармакара, челтәр һәм кросскультура проектлары, мәдәният һәм академик (классик) сәнгать өлкәсендә 175 проект хупланды. Тагын 103 проект яшь талантларны ачыклау һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Грантларны шулай ук мәдәният, сәнгать һәм креатив индустрияләр, заманча популяр мәдәният өлкәсендәге проектлар алачак.

Гаризалар кабул итүнең киләсе этабы ноябрьдә башлана. Инициативалары хупланган Мәдәни инициативалар Президент фондының беренче конкурсында хупланмаган проектлар авторлары укулар уза, үз гаризаларын эшләп бетерә һәм киләсе конкурста катнаша ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X