Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Татарстанның Арча районында юл-транспорт һәлакәтендә 35 яшьлек ир-ат һәлак булды

Шулай ук тагын өч пассажир җитди җәрәхәтләр алган, аларны якындагы хастаханәгә алып киткәннәр.

3 март көнне көндез Казан — Малмыж трассасында куркыныч юл-транспорт һәлакәте булган: шаһитлар сүзләренә караганда, 1985 елда туган  14нче модель «Лада» машинасы шоферы каршы як полосага чыккан, шуннан соң зур тизлектә 33 яшьлек ир-ат идарәсендәге «Хендэ» автомобиле белән бәрелешкән. Көчле бәрелүдән ике машина да тулысынча яраксыз хәлдә.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, һәлакәт нәтиҗәсендә «Лада»машина йөртүчесе һәлак булган. Моннан тыш, якындагы хастаханәгә тагын өч пассажирны алып киттеләр: берсе — «Лада» салоныннан, икесе - «Хендэ»дан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X