Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

«Татмедиа» АҖ һәм Х5 Retail Group «Пятерочка»да газета һәм журналлар сата башлый

Казанда Татарстан товар җитештерүчеләре белән X5 Retail Group компаниясе хезмәттәшлеген киңәйтү буенча конференция ачылды.

«Татмедиа» медиахолдингы «Пятерочка» сәүдә челтәрендә вендинг автоматлары урнаштыру юлы белән газета һәм журналлар сата башлый. Х5 Retail Group белән хезмәттәшлек башлануы турында бүген «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка докладында хәбәр итте.

“Без Х5 Retail Group белән хезмәттәшлек формасын таптык, аларда вендинг автоматлары урнаштырачакбыз", — диде Садыйков. «Татмедиа» АҖ генераль директоры медиахолдинг 2020 ел башыннан бирле басма продукцияне сатуның яңа формаларын актив үзләштерә, шуның аркасында газета һәм журналларны сату күләме 75% ка артты, дип аңлатты. 2020 елда «Татмедиа» басмаларын сату нокталары саны 25% ка артты, бүген алар бөтен республика буенча 1,1 меңнән артык.

Казанда X5 Retail Group компаниясенең Татарстан товар җитештерүчеләре белән хезмәттәшлеген киңәйтү буенча конференция ачылды. Аның эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.

Чыганак: tatar-inform.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев