Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

ТЕХНИКАНЫҢ ТӨЗЕКЛЕГЕН ТИКШЕРҮ ВАКЫТЫ ҖИТӘ

№ Хуҗалык исеме Үткәрү вакыты 1 «Агролак» 25.03.2020 2 «Игенче» 30.03.2020 3 «Алан» 31.03.2020 4 «Баландыш» 01.04.2020 5 «Агрофирма Чулпан» 02.04.2020 6 «Ахметова» КФХ 03.04.2020 7 «Теләче Агро» 06.04.2020 «Муса Җәлил» бүлекчәсе 06.04.2020 «Сауш» бүлекчәсе 07.04.2020 «Үзәк» бүлекчәсе 07.04.2020 8 «Таң» 08.04.2020 9 «Тукаш» 09.04.2020 10 «Теләчеагрохимсервис» 10.04.2020 11 «Әбде» 11.04.2020 12 «Айдар» 11.04.2020

Районда эшләүче дәүләт техник күзәтчелек органы эшчәнлегенең төп юнәлеше булып, әлеге җирлектә булган трактор, үзйөрешле машиналар һәм аларга тагылма при- цепларны куллану вакытында кешеләр сәламәтлегенә һәм аларның милкенә зыян китермәү тора. Моның өчен бу төр техниканың төзек хәлдә булуы мөһим. Шунлыктан алар өчен елга бер мәртәбә техник карау чарасы уздырыла. Техник карауны ел саен уздыру мәҗбүри чара. Чөнки ул РФ Хөкүмәтенең 2013 ел 13 ноябрендәге 1013 номерлы кара- ры белән расланган кагыйдәләрнең 5 маддәсе «б» пункты белән беркетелгән. Агымдагы елда әлеге эш район җирлегендә урнашкан авыл хуҗалыгы берләшмәләре арасында, югары орган- нар тарафыннан расланган график нигезендә, түбәндә күрсәтелгән вакытта башкарылачак: Карау үткәрү урыннары - авылларда алдагы еллардагы кулланылган мәйданнар. Техник карауны үтү өчен юри- дик затлар тикшерү органына техниканы һәм түбәндәге документларны әзерләп күрсәтергә тиеш була: - техника белән идарә итүченең моңа тиешле документы; - техниканың теркәлү таныклыгы; - техниканы мәҗбүри иминиятләштерү полисы. Бу документлар булмаганда, шулай ук техниканың номер мәгълүматлары таныклыктагылар белән чагышмаганда, әлеге чара уздырылмый. Болардан тыш, карау уздырылучы техникада медици- на аптечкасы, һәлакәт вакытында куелырга тиешле ике берәмлек билге, янгынга каршы сүндерү жайланмасы булу мәҗбүри. Тракторның алдында яки артында киң габаритлы тех- ник агрегатлары булганда, аның түбәсендә сары төстәге ут җайланмасы (мигалка) булуы кирәк. КУН җайланмасы куелган тракторларда, әлеге җайланманың терсәкләрендә «под стрелой не стоять» дигән язу булырга тиеш. Моннан тыш, тагылма арбаларның арткы бортларында әлеге арбаның дәүләт номеры зурайтып язылырга тиеш, ә ян бортларында «перевозка людей запрещена» язуының булуы кирәк. Тракторда һәм тагылма арбада туктап төзәтү эшләре баш- карганда, аның кузгалмавын тәэмин итүче башмакларның булуы мәҗбүри. Карау узарга килгән техник берәмлек чиста булырга, әгәр инде озак вакытлар эшләп төсен югалткан икән, ул таны- клыгында язылган төскә буялган булырга тиеш. Завод һәм двигатель номерлары урыннарындагы язулар өстәмә буя- улардан һәм башка катнашмалардан чистартылган, анда- гы саннар чагыштыру өчен ачык күренергә тиеш. Техник берәмлеккә аны җитештерүче тарафыннан ку- елган барлык төр приборлар, техник куркынычсызлык җайланмалары төзек һәм эш халәтендә булырга тиеш- ле. Тышкы яктан, аерым алганда бау белән тартып ка- бызылучы тракторларда, бу эшне башкарганда һәлакәт булмасын өчен куелган тапшыру тартмасыннан кабызу жайланмасының магнетосына сузылган чыбыкның булуы һәм эшләве мәҗбүри. Башка еллардан аермалы буларак, агымдагы елда карау уздыру вакытында техниканың руль идарәсендәге буш- лыгы (люфт), тормоз системасының тиешле тәртиптә эшләве, двигатель эшләвеннән чыгучы төтеннең зы- янлы яки зыянсыз булу күрсәткеченең нинди булуы «ОХТА 01Д» маркалы яңа төрдәге диагностика прибо- ры ярдәмендә тикшереләчәк. Моннан тыш, әлеге елдан башлап, тагылма арбаларда булган тормоз системала- рын төзекләндерү мәҗбүри булачак. Мисал өчен, безнең җирлектә киң таралган 1ПТС-9 маркалы һәм шуңа охшаш арбаларның тормоз системалары һава кудыру юлы белән эшли. Бу төр арбаларның техник карау вакытына тормоз системаларының төзек булуы мәҗбүри. Төзек булмаган очракта аларга техник карау уздырылмаячак. Чөнки әлеге төр арбалар үзләре дә зур авырлыкта, йөк төяүчәнлекләре дә югары берәмлекләр белән исәпләнә һәм нәтиҗәдә аны тагып эшләүче техникага зур күләмдәге авыр тех- ник берәмлек белән эшлисе була. Хуҗалыкларда мондый төр арбаларны тагып эшләүче МТЗ-1221, Т-150К марка- лы тракторларның үз тормоз системалары гына, бу ар- балар белән йөк ташыганда аларның куркынычсызлы- гын берничек тә гарантияләми. Моннан тыш, безнең район җирлегендәге таулы, ерганаклы рельефны да исәпкә алсаң, әлеге төр арбаларны тормозсыз куллануны җавапсызлыкның соңгы ноктасы дип кабул итәргә була. Болардан тыш, 2018 елның 1 апреленнән РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренә кергән үзгәрешләр нигезендә, техника- ны эксплуатацияләүче шәхеснең үз янында уткайтаргыч сызыклы киеме (жилеты) булырга тиеш. Көннең караңгы вакытында, юл өслегендә техника янында нинди дә бул- са хезмәт башкарганда, аны эксплуатацияләүче шәхеснең өстендә әлеге киемнең булуы мәҗбүри. Югарыда күрсәтелгән шартлар үтәлсә, трактор һәм үзйөрешле башка машиналарга техник карау узганлыкка таныклык бирелә. Үтәлмәсә, аерым төр акт төзелә һәм ка- бат узасы була. Агымдагы елда техник карау уздыруга тарифлар үзгәрмәде. Техника берәмлегенә дәүләт пошлинасы 400 сум күләмендә калды, ә аны уздыручы органга түләү бәясе 300 сум. Ягъни техника берәмлегенә түләү күләме 700 сум була. Әгәр язгы кыр эшләренә ашыгучы шәхси затлар бар икән, алар үзләренең техникаларын югарыда санап үтелгән таләп үтәлгән очракта, хуҗалыкларда уза торган чарада куя алалар. Моңа бернинди дә каршылык юк. Әлеге мәкаләдә язылганнардан тыш, сораулар барлыкка килсә, элемтә телефоны 2-16-11. Кабул итү вакыты атнаның сишәмбе һәм җомга көннәре 08.00-12.00 сәгатьләрдә. Хәмит Нәзиров, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче районы буенча бүлек җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев