Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Теләче балыкчылары, сез дә сак булыгыз!

Казанда Кабан күлендә бер балыкчы боз астына киткән һәм батып үлгән

Казанда Кабан күлендә бер балыкчы боз астына киткән һәм батып үлгән. Ир-атның шәхесе билгеләнә. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

9 апрель көнне 23.01 сәгатьтә коткаручыларга Кабан күлендә Төмән урамы буенча 34нче йорт каршында балыкчылар ярдәмгә чакыра, дигән хәбәр килгән.

Урынга 2 нче ЗПСО коткаручылары килгән. Алар Яр линиясен карап чыкканнар һәм шаһитларны сораштырганнар. Ул вакытта яр буенда су, ә аннан 40 метр ераклыкта кар боткасы. Коткаручылар суга көймәдә йөзеп  керә. Тик беркемне дә тапмыйлар.

Аннары балыкчыны эзләүгә водолазлар керешә. 15.30 да ярдан 150 метр ераклыкта сигез метр тирәнлектә ир-атның гәүдәсе табыла. Аның шәхесе билгеләнә.

Балыкчының 9 апрель иртәсендә күлгә килүе дә ихтимал, ул чакта бозга чыгарга мөмкин иде әле. Әмма температура күтәрелү сәбәпле, боз эреп ир боз астына киткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X