Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Теләче китапханәсендә “Йөзек кашы” әдәбият-сәнгать иҗат берләшмәсе үз эшчәнлеген башлап җибәрде.

28 октябрь көнне 17.00 сәгатьтә Теләче китапханәсендә “Йөзек кашы” әдәбият-сәнгать иҗат берләшмәсе шактый гына тукталып торганнан соң, үз эшчәнлеген башлап җибәрде.

Берләшмәнең оешуына күз салсак ул 1996 елның 1 ноябрьеннән башлана. Аның башында Татарстанның атказанган укытучылары Тәнзилә Шәрәфиева, Равил Галәвиев, Татарстанның атказанган  мәдәният хезмәткәре Ризидә Дәүлиевалар тора. Аннан соң күп еллар узды. Равил абый Галәвиев бүген безнең арабызда юк инде.Бүген исә, бер ташкын булып, яңа иҗатчылар килеп керде. Берсеннән-берсе талантлы иҗат әһелләренә аралашу бер-берләренең иҗатына бәһә бирешү бик кирәк. Төрле җирләрдә,төрле һөнәр ияләре булган бу мөхтарәм затларны бер нәрсә берләштерә -  ул иҗат! Бу очрашуда алдагы эшчәнлеккә планнар корылды.Аларның хыялы-иҗатларын халыкка җиткерү.Беренче очрашу шулар хакында булды. Шулай ук бу кичәдә Сиринә Гатиятова, Дамирә Миңлебаева, Газинур Әхмәтҗанов, Илһам Якупов шигырьләре, Нурания Гыйльметдинованың әле бер кем дә укырга өлгермәгән повестьеннан өзек, Илһам Якупов, Сиринә Гатиятова шигырьләренә язылган җырлар тыңланылды.Үзешчән җырчыбыз Айдар Якупов яраткан җырларын башкарып очрашуны тагын да җанландырып,  матурлап җибәрде. Рәфилә Шәмсетдинова үзенең чыгышында, оста журналист буларак, телебезнең никадәр матур, бай булуына басым ясап иҗатчыларны яңа эшләргә рухландырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X