Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Теләче мәктәбе укытучысы "Ел укытучысы - 2021" бәйгесендә номинант булды

Быел "Ел укытучысы - 2021" бәйгесендә барлыгы 152 укытучы катнашкан.

Быел «Ел укытучысы-2021» конкурсында барлыгы 152 укытучы катнашкан, ул өч сайлап алу этабыннан торган. Конкурсантлар ачык дәресләр биргән, сыйныф сәгатьләрен уздырган, методик остаханәләрен тәкъдим иткән.

 Сынау нәтиҗәләре буенча, Теләче урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Гимаева Ания Сәлмән кызы «Ел укытучысы-2021» Бөтенроссия конкурсының региональ этабында «иң яхшы Инглиз теле укытучысы» номинанты булды.

  Чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар һәм яңа һөнәри җиңүләр телибез!

Исегезгә төшерәбез, конкурс ел саен иҗади укытучыларны ачыклау, аларга ярдәм итү, тәҗрибәләрен таныту максаты белән Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан үткәрелә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X