Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Теләче муниципаль районы башлыгы Нәҗип Хаҗиповның Яңа ел котлавы

Хөрмәтле райондашлар, районыбыз кунаклары! Барыбыз тарафыннан да көтеп алына торган Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре якынлаша. Гаилә бәйрәмнәре буларак, алардан үзгә бер яктылык, җылылык һәм сихрилек бөркелә, күңелләребездә яхшыга өмет уяна. Еллар бер-берсе белән кул кысышканда, без үтеп киткәненә йомгак ясап, яңасына зур өметләр баглап, планнар корабыз.

Дөньякүләм хәвеф – таҗлы вирус пандемиясе килеп чыгып, тормышыбызда өстәмә авырлыклар тудыруга карамастан, 2020 елда без шактый колачлы эшләр башкардык. Республикада тормышка ашырылучы программаларда актив катнашу нәтиҗәсендә яңа торак йортлар, социаль объектлар сафка басты, юллар төзелде, күләмле реконструкция эшләре алып барылды. Әлеге программалар нигезендә агымдагы елда Сауш, Баландыш авыллары мәдәният йортлары, Олы Кибәхуҗа, Олы Нырсы авылларында балалар бакчалары төзекләндерелде, Әбде авылында яңа модульле фельдшерлык-акушерлык пункты төзелде, Теләче елгасында һәм Сабантуй мәйданында төзү эшләре башкарылды. Киләсе елда үзара салым акчасына Орымширмә авылында спорт мәйданчыгы төзү, быел 7 ишегалды төзекләндерелгән “Безнең ишегалды” дип исемләнгән Президент программасын уңышлы дәвам итү, район ветеринария берләшмәсе базасында лаборатория төзү, Баландыш авыл җирлеге бинасын төзү һәм Айдар авылы клубын, район үзәк хастаханәсен төзекләндерү һәм торак йортлар төзү хыялы белән яшибез. Бу очракта без “Арендалы торак” дип исемләнгән федераль программага да зур өметләр баглыйбыз. Шулай ук Теләче елгасында да төзү эшләре дәвам итәчәк. Быел колачлы төзү-төзекләндерү эшләре барган Теләче-Ямбулат һәм ТеләчеШәтке юлына икенче кат асфальт түшәү планлаштырыла. Алдагы еллар белән чагыштырганда тулаем продукция җитештерү артты. Ирешелгәннәрдә аграр һәм сәнәгать предприятиеләре, бюджет учреждениеләренең, шәхси эшмәкәрлек субъектларының, гомумән, һәркемнең зур хезмәте ята. Бу җитештерүнең күләмендә генә түгел, акча керемендә дә чагыла. Узып баручы елда җаваплылыклары чикләнгән “Игенче”, “Алан” һәм “Агролак” ширкәтләре үзләрендә, “куркынычсызлык мендәре” буларак, терлек азыгы әзерләү үзәкләрен булдырдылар, хәзер алар яңа технологияләргә ия булачак саву залларының нигезен салу белән мәшгуль. Районда зур үсеш алган фермерлык хәрәкәтендә дә Булат Гафуров үрнәгендә алгарышка йөз тотарга, яңа технологияләрне гамәлгә ашырырга вакыт җитте. Әлеге юнәлештәге эшчәнлек тә заман таләпләренә җавап бирергә тиеш. Теләче сәнәгать мәйданчыгында урын алган резидентларның җитештерүне арттыра баруы да безне сөендерә. Мисал өчен, җаваплылыгы чикләнгән “ЛМР-Пласт” ширкәте тагын да киңәюне күздә тотып, өстәмә җир мәйданнары булдырды. Шулай ук мәйданчык ачылганнан бирле эшләп килүче “Авангард-строй” ширкәтенең дә эшчәнлеге бары мактауга лаек. Сөенечкә булсын, бу резидент та җитештерү күләмен көннән-көн арттыра бара. Районыбыз биләмәсендә урын алачак сыекландырылган газ заводында җир казу эшләре төгәлләнде инде. Киләсе язда биредә киң колач белән төзелеш эшләре башланып китәчәк. Яңа предприятие ул - район бюджетына өстәмә керемнәр һәм эш урыннары дигән сүз. Сәнәгатькә генә түгел, авыл хуҗалыгы өлкәсенә яңадан-яңа инвесторлар җәлеп ителә. Мәсәлән, “Теләче – Август” ширкәте шуларның иң күләмлесе. Күптән түгел генә районга яңа аяк баскан инвесторның игенчелек тармагы белән генә шөгыльләнеп калмыйча, алдагы елларда Үзәк авыл җирлеге биләмәсендә 1200 баш сыерга исәпләнгән саву комплексы төзү һәм киләчәктә Ленин исемендәге совхозның элеккеге данын кайтару нияте дә бар. Күптән түгел республикабызның аграр министрлыгында 8 пункттан торган үзара килешүгә кул куелды. Районыбызда хезмәт сөючән, тырыш, булдыклы, шул ук вакытта үзешчән сәнгатьне һәм спортны үз итүче халык яши. Шулай ук сәламәтлек саклау, мәгариф өлкәсендә дә уңышларыбыз шактый. Әлеге казанышлар артында сезнең һәркайсыгызның тырышлыгы, фидакарь хезмәте һәм күңел җылысы ята. Шуңа күрә дә Яңа елны киләчәккә якты хыяллар, өмет-ышанычлар белән каршылыйбыз. Ел дәвамында куйган фидакарь хезмәтегез өчен барыгызга да зур рәхмәтемне җиткерәм. Яңа елда Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елын, районыбыз яңадан торгызылуга 30 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез. Шулай ук апрель аенда узачак Бөтенроссия халык санын алу кампаниясен дә, югары гражданлык позициясе күрсәтеп, оешкан төстә оештыра алачагыбызга ышанычым зур. Яңа 2021 ел нәтиҗәле хезмәт, яңа үрләр яулау, мөмкинлекләр ачу, икътисадый һәм социаль бурычларны тормышка ашыру, шатлыклы вакыйгалар елына әверелсен. Барыгызның да Яңа елга күтәренке күңел, саф, чиста ниятләр белән аяк басуыгызны телим. Яңа 2021 ел һәм Раштуа бәйрәмнәре гаиләләрегезгә тынычлык, иртәге көнгә ышаныч, яңа дуслар һәм куанычлы мизгелләр алып килсен, үзара аңлашу бәйрәмнәре булсын, һәркайсыгызның күңелен җылытсын. Яңа елга киләчәккә өмет һәм ышаныч белән керүегезне телим. Сәламәтлек һәм бәхет юлдаш булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев