Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Теләче районында юл һәлакәтенә очраган машинага ут капкан

25 июль көнне Казан-Шәмәрдән-Сатыш юлында юл һәлакәтенә очраган машинага ут капкан, 5 кеше зыян күргән.

25 июль көнне 20.35 сәгатьтә Татарстан Республикасы Теләче районы Казан-Шәмәрдән-Сатыш чатында, Lada Granta автомобилен йөртүче (1993 елда туган), Казаннан Шәмәрдән ягына барганда, каршы як полосага чыгып, Hyundai Getz автомобиле йөртүчесе (1984 елда туган) белән бәрелешә. Бәрелешкәннән соң «Лада Гранта» машинасы юл читенә очкан һәм аңа ут капкан.
Һәлакәттә биш кеше зыян күргән, аларны хастаханәгә озатканнар. Зыян күрүчеләр арасында бер бала да булуы мәгълүм. Юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәпләре ачыклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев