Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Теләчедә атна ахырына кадәр җылы һава торышы көтелә

Ял көннәренә термометр баганалары +13 градуска кадәр күтәреләчәк.

Татарстанда атна ахырына кадәр чагыштырмача җылы, әмма бераз явым-төшемле тотрыксыз һава саклана. Бу ТР Гидрометеорология үзәге тарафыннан таратылган фараздан күренгәнчә.

Бүген 6 апрельдә, республикада алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә явым-төшем ихтимал, көндез атмосфера фронты килү белән төбәкнең көньягында зур булмаган яңгырлар явачак. Уртача җил вакыт узу белән көньяктан көнчыгышка таба юнәлешне алыштырачак. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык хасил була. Һава температурасы тәүлекнең караңгы вакытында — 0дән алып 5 градуска кадәр һәм якты вакытта +5тән +10 градуска кадәр булачак.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, чәршәмбе көнне, 7 апрельдә, атмосфера фронты йогынтысында кар һәм яңгыр рәвешендәге бераз явым-төшемле болытлы һава торышы көтелә. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -2дән +2 градуска кадәр, көндез 4-9 градуска кадәр җылыначак.

Метеорологларның башлангыч мәгълүматлары буенча, җомга һәм шимбә, 9 һәм 10 нчы саннарда, Татарстанда һава торышы дулкынлы атмосфера фронтларын билгеләячәк. Вакыты белән явым-төшем булырга мөмкин. Тәүлекнең якты вакытында һава +5, +10 градуска кадәр җылыначак,ә төбәк көнчыгышында +13 градуска кадәр җылы була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев