Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Теләчедә "Автоледи - 2021" бәйгесе узды

17 июль көнне Теләчедә ЮХИДИ хезмәтенең 85 еллыгына багышланган "Автоледи - 2021" хатын - кызлар арасында машина йөртү осталыгы буенча район конкурсы булып узды.

Конкурс Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе, "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУнең Саба бүлекчәсе тарафыннан Татарстан Республикасы ДОСААФның Теләче МБ РГО белән берлектә оештырылды. 

Конкурста 8 автоледи катнашты. Конкурста катнашучылар ике этап уздылар. Башта алар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча теоретик имтихан тапшырдылар, аннары катлаулы күнегүләрне башкарганда җиңел автомобиль белән идарә итү күнекмәләрен күрсәттеләр. 

Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны һәм "Автоледи - 2021" мактаулы исемен Гөлназ Кузьмина яулады. Рузалия Шаһиазданова - икенче, Гөлгенә Сафина өченче булды. 

Соңыннан барлык катнашучыларга грамоталар, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Җиңүчеләрне котлыйбыз!!! Катнашуыгыз өчен рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев