Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Теләчедә Сабантуй: кадак кагу ярышы, токымлы атлар чабышы, чемпион көрәшчеләр

Районда яңа башлык Нәҗип Хаҗипов бәйрәмне ничек оештырган, нәрсәләргә игътибар биргән?

Сабантуй мәйданына бару уңаенда кунакларны татар, керәшен һәм рус милли ансамбльләре каршы ала.

Алар милли үзенчәлек белән бизәлгән кунак йортлары алдында гармунга кушылып үз җырларын башкара. Сабантуй урынының кайсы җиренә генә барсаң да, гармун тавышы ишетелә. Чагыштырмача кечкенә генә Теләче районында кайлардан җыеп бетергәннәр шулкадәр гармунчыны?!

Сабантуй мәйдан уртасында җигелгән атлар парадыннан башланып китте. Һәр авыл хуҗалыгы оешмасы диярлек бирегә атын бизәп алып килгән. Атлардан соң мәйдан Теләченең биючеләре белән тулды. Төрле яшьтәге балаларның, олыларның бергәләшеп, камил көйләнгән механизм кебек биюе бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде.

Сабантуйның рәсми өлешендә Теләче районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Илнур Гарипов чыгышлары яңгырады. Илнур Гарипов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү хатын да укыды.

Район башлыгы үз чыгышында Сабантуйны уздыру Россия көненә туры килү уңаеннан, бәйрәмгә икеләтә көч белән әзерләнгәннәрен әйтте.

— Яз көне куелган хезмәткә йомгак ясыйбыз. Язгы чәчүләрне матур гына тәмамладык. Хәзер азык әзерләргә керештек. Соңгы яңгырлар күңелгә җылылык өсти. Кышлык азык запасларын туплап чыгарбыз дип уйлыйм.

Сабантуйга килгәндә, барлык программаларын тиешле дәрәҗәдә оештырдык. Сабантуй мәйданын халыкка уңайлы итеп үзгәрттек. Үзгәрешләр ошады дип килеп әйтүчеләр булды.

Иң төп ярышларның берсе — көрәш. Безнең көрәшчеләр Татарстанда, Россиядә, дөньяда үз урыннарын таптылар. Бүген дә әйдәп баручы көрәшчеләр бил алышачак.

Ат чабышлары бик матур узды. Безнең районда татар атлары үрчетелә. Аларның ярышларын да күрдек.

Теләчедә спортны бик яраталар, теләп шөгыльләнәләр. Моның өчен биредә бөтен шартлар тудырылган. Алай булмаса, Теләчедән ике дистәдән артык спорт остасы чыгар идеме? Быел районның оешканына 30 була. Күркәм датаны шулай ук лаеклы рәвештә каршыларбыз дип ышанам, — диде Нәҗип Хаҗипов.

Ялкынлы сүзләрдән соң Сабантуйның иң дулкынландыргыч, иң ямьле өлеше — алдынгы хезмәткәрләрне бүләкләү булды. Сабантуй — хезмәт бәйрәме һәм бәйрәмнең төп герое — хезмәт батырлары. Теләчедә бу аермачык күренә һәм масштабы белән башка районнардан аерылып тора. Мактаулы һәм акчалата бүләкләр тапшыру өчен мәйдан уртасына чакырылган йөзләгән терлекчене, игенчене күргәч, теләчелеләр өчен горурлык хисе уянды.

— Районыбызда тырыш, эшчән халык яши. Сабантуй — ул авыл хезмәтчәннәре бәйрәме. Теләче районының авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре елдан-ел зур уңышларга ирешеп киләләр. Быел да уңышлар булыр дип өметләнәбез, — диде Илнур Гарипов сәламләү сүзендә.

Татарстанның халык артисты Рәсим Низамов та Сабантуйда алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен олылауларыны игътибар иткән.

— Теләче районының бөтен байлыгы — авыл хуҗалыгы. Монда нефть тә, газ да чыкмый, шуңа күрә игенчеләрне, терлекчеләрне хөрмәтләү табигый күренеш, — диде ул. — Миңа төрле районнарда, төбәкләрдә бик күп Сабантуйлар күрергә туры килде. Теләче Сабан туе югары дәрәҗәдә оештырылган дип әйтә алам. Туган ягын мактап тора дип уйламагыз. Бөтен кешегә бәйрәмне карау өчен уңайлы шартлар тудырылган монда. Мәйдан өсте капланган берничә катлы утыргычлар белән әйләндерелгән. Янда гына сәхнә дә бар. Бөтен әйбер кеше өчен эшләнгән. Теләче Сабан туеның үзенчәлеге шунда.

Ат чабышлары турында игълан булгач, халык мәйдан янында гына урнашкан ипподромга күчте. Алып баручы: «Ат чабышканда батырлар да бил алышмыйча тора», — дип шаяртып куйды. Ат чабышы биш ярыштан торды. Авыллардан килгән гади атлар, татар атлары, гарәп токымлылар, чиста токымлы атлар аерым узышты.

Мәйдан янындагы сәхнәдән эстрада артистлары, районның үзешчән сәнгать хезмәткәрләре халыкның күңелен күрде. Эстрада артистларыннан сәхнәдә Рәсим Низамов, Алинә Сафиуллина, Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиналар, Илгәрәй, Зәринә Хәсәншина чыгыш ясады.

Мәйданда көрәш бәйгесе белән беррәттән, кул көрәше, таяк тартышы, гер күтәрү ярышлары, чүлмәк вату, әтәч тоту, бассейннан ялан кул белән балык тоту, утын кисү, капчык киеп йөгерү кебек бик күп уеннар барды. Кадак кагу уены минем башка Сабантуйларда күргәнем юк иде. Ир-атларның кадак кагуы гаҗәп түгел, ләкин хатын-кызларның ике йөзле кадакны чүкечләргә тырышуы — күңелле тамаша икән. Ул уенны карарга халык күп җыелды.

Спорт мәйданында командалар футбол һәм волейбол уйнадылар.

— Быел Сабантуй мәйданы кечерәйде, халыкка йөрү урыны зурайтылды. Бөтен кешегә якыннан барлык тамаша күренә. Узган ел Сабан туе булмагач, быел бик сагындык. Менә, гармунчылар ансамбле туплап килдем, — диде Теләченең музыка мәктәбендә баян дәресләре укытучысы Ильяс Сафиуллин.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X