Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Теләчедә шәхси йортта янгын чыккан

81 яшьлек әби, сигнал авазын ишетеп, төнге янгыннан урамга чыгып котылган.

4 апрель төнендә Теләче районының Олы Кибәхуҗа авылында шәхси йортта янгын чыккан.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, янгын турында хәбәр 101 янгын сагы номерына төн уртасында килгән. Берничә минуттан соң фаҗига булган урынга янгын сүндерүчеләр һәм авыл җирлеге башлыгы да килеп җиткән. Коткаручыларны 81 яшьлек хуҗабикә каршы алган. Ул аларга өйдә бүтән беркем дә булмавы хакында хәбәр иткән.

Ут белән көрәшүчеләр тиздән янгынны сүндергән, аның гомуми мәйданы 15 квадрат метр тәшкил иткән. Хуҗабикә сүзләренчә, ул төнлә янгын турында хәбәр итү җайланмасының тавышын ишетеп уянган һәм тиз генә урамга чыккан. Җайланманы узган елда Теләче районы хисабына урнаштырганнар.

Янгын электр приборларын дөрес файдаланмау сәбәпле чыккан дип фаразлана. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев