Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Теләчелеләр кабат җиңүче

18 мартт көнне Биектау районының Шәпше авылында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең ХХІ ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона этабы узды.

Зона этабында меңнән артык конкурсант – Теләче, Саба, Арча, Балтач, Әтнә, Биектау, Кукмара муниципаль районнарыннан иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылар катнашты.

Теләче районыннан барган барлык конкурсантлар да призлы урыннар яулады! Бу район өчен бик зур горурлык. Барлык коллективларны, башкаручыларны котлыйбыз! 17-23 апрель көннәрендә, Казан шәһәрендә узачак бәйгенең Супер финалында катнашканда уңышлар теләп калабыз.

Ике сайлап алу көне нәтиҗәләре буенча  түбәндәге башкаручылар бүләкләнде:

«Хореография» номинациясе кече төркем (5-11 яшь):

Теләче районы "Карамельки" хореография коллективы, Теләче авылы, Әхмәтова Зәринә Расип кызы- " Эх, кулъяулыгым" 
Теләче районының «Ухтышки» Төркеме «Сюрприз» бию коллективы, Теләче авылы, Баева Зилә Рафаил кызы
Теләче районы "Чулпан" бию коллективы, Теләче авылы, Әхмәтова Зәринә Расип кызы - "Елга янында" 

«Хореография» номинациясе урта төркем (12-16 яшь)

Теләче районы, Теләче авылы, «Сюрприз» бию коллективы Баева Зилә Рафаил кызы, пост. Ермолаев Алексей, Баева Зилә

«Вокал ансамбльләр» номинациясе кече төркем (5-11 яшь)

Теләче районы «Мисолька» вокаль ансамбле, Теләче авылы, Биктимирова Рузия Ринат кызы

«Вокал – соло» номинациясе урта төркем (кызлар) 12-15 яшь

Зиннәтуллина Чулпан Теләче районы, үзәк Поташова Әлфия Бабажан кызы

«Вокал-соло» номинациясе өлкән төркем (16-21 яшь)

Галимов Данил Теләче районы, Баландыш авылы Поташова Әлфия Бабажан кызы - "Туган авыл" 
Исмәгыйлева Диләрә Теләче районы, Теләче авылы, Бабаева Гөльмира Билал кызы

«Конферанс» номинациясе урта төркем (10-15 яшь)

Зинич Никита Теләче районы, Теләче авылы Ханипова Регина Албек кызы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев