Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Теләкләр чыршысы

Район җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов “Теләкләр чыршысы” ирекле акциясендә катнашты.

 Чыршыдан алынган открыткалар арасында  Үзәк бистәсеннән мөмкинлеге чикле 6 яшьлек Рәсүл Тимербаевның  язганы да бар иде. Малай әнисе белән Кыш бабайга планшет сорап   язган булган.

18 декабрь көнне Кыш бабай һәм Кар кызы, район җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов белән  Рәсүл янында булды. Аңа хыялындагы бүләген  биреп, Яңа ел бүләкләрен тапшырдылар. Ксения һәм Рафил Тимербаевлар бүген өч  бала үстерәләр.  Олы уллары Рүсүлгә алты яшь, 4 яшьлек Самина балалар бакчасына йөри, 8 айлык  Сафина әлегә әнисе белән өйдә.   Тимербаевлар район җитәкчесенә улларының хыялын тормышка ашырганнары өчен олы рәхмәтләрен җиткерделәр. Яңа ел хыялларны чынга ашыра торган вакыт. Ярдәмгә мохтаҗ сабыйларның күңел  түрендә йөрткән хыяллары, теләкләре тормышка ашса иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев