Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Терлек тораклары кышка әзерме?

Бүген, ягъни 13 сентябрь көнне, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш консультанты Илфар Баев җитәкчелегендәге комиссия җаваплылыклары чикләнгән “Игенче” һәм “Чулпан” ширкәтләренең терлек торакларында булып, аларның кышка әзерлеген карады.

Тикшерү барышында ферма биләмәләренә, терлек торакларына, киенү-чишенү, ял һәм җитештерү бүлмәләренә, су эчерү җайланмаларының, силос-сенаж траншеяларының  торышына бәя бирелде. 

Шулай ук ике хуҗалыкта да терлек азыгын рациональ файдалануга, терлек торакларына дезифекция ясалуына, аларның агартылган булуына,  тизәк чыгару җайланмаларының төзеклегенә, аларга ремонт үткәрелү-үткәрелмәвенә зур игътибар бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев