Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Тәүхидә апага 90 яшь

Тырыш хезмәттә узган гомер

Бүген 28 июль көне Алан авылында гомер кичерүче Кадыйрова Тәүхидә Гаяз кызының гомер бәйрәме туган көне. Хезмәт ветераны 1930 елда Олы Нырсы авылында дөньяга килә. Суш авылындагы булдыклы, тырыш егет-Әмиргә тормышка чыгып дус тату гаиләдә биш бала, 2 кыз 3 малай тәрбияләп үстерәләр.Тәүхидә апанын гомере авыр хезмәттә, терелекчелек өлкәсендә уза. Хезмәтеннән зарланмый, эшен җиренә җиткереп башкара.

Юбилярны гомер бәйрәме белән тәбрик итәргә Теләче муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Динар Гыйниятуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова, Алан авыл җирлеге башкарма комитет җитәкчесе вызыйфаларын башкаручы Булат Хасәнов, Үзәк авыл җирлеге башлыгы Вальтер Котников килгән иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев