Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Тәмәке тартмаучы хезмәткәрләргә отпускларын арттырырга тәкъдим иттеләр

Хамзаев хәбәр иткәнчә, мондый бүләкләүнең уңай үрнәге тәмәке тартучы хезмәткәрләргә начар гадәтләреннән баш тарту өчен этәргеч булачак.

Иҗтимагый палата әгъзасы Солтан Хамзаевның премьер-министр Михаил Мишустин исеменә язган хатында тәмәке тартмаучы гражданнар өчен еллык отпускны ун көнгә арттырырга тәкьдим итте. Җәмәгать эшлеклесе ассызыклаганча, тәмәке тартучы гражданнар "зыянлы" гадәткә көненә 60 минут эш вакытын сарыф итә, ягъни календарь елда якынча 20 эш көне була дигән сүз. Хамзаев ачыклык керткәнчә, шул ук вакытта тәмәке тартучы хезмәткәрләр аркасында китерелгән барлык чыгымнар эш бирүчеләр һәм дәүләт өстенә төшәчәк.

- Россия Федерациясе Хезмәт кодексына тәмәке тартмаучы хезмәткәрләр өчен елына өстәмә ун көн ял кертү мөмкинлеген карарга тәкъдим итәм, - дип язылган мөрәҗәгатьтә. Хамзаев хәбәр иткәнчә, мондый бүләкләүнең уңай үрнәге тәмәке тартучы хезмәткәрләргә начар гадәтләреннән баш тарту өчен этәргеч булачак.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев