Төп бүләк Якуповларда
2020 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе тәмам. Әбунәчеләребез арасында бәйге игълан ителгәнен алдан хәбәр иткән идек. Башка еллардагы кебек үк язылучылар арасында бәйге быел да оештырылды.
.
“Языл һәм бүләк от!” районкүләм акциясенә җомга 17 июльдә йомгак ясалды. Башка еллардан аермалы буларак, быел квитанцияләр җибәрүчеләр күбрәк булды. Бәйгенең шартлары бик гади иде. Моның өчен “Теләче” газетасына 6 айга язылган квитанцияне редакция адресына гына җибәрергә иде. 1 июньнән 1 июльгә кадәр вакыт аралыгында газетага язылучылардан квитанцияләр җыеп алынды һәм “Теләчеинформ” Инстаграм каналында турыдан-туры эфирда бәйге уйнатылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев