Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

ТР буенча Роспотребнадзор: Саф һавада коронавирус инфекциясе йоктыру куркынычы бик аз

ТР Баш санитар табибы урынбасары май бәйрәмнәре вакытында урамда һәм дачаларда күбрәк вакыт үткәрергә киңәш итте.

Хәзер саф һавада яңа коронавирус инфекциясе йоктыру куркынычы бик түбән. Бу хакта республикада оештырылган туры эфирда Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Хәзер республикада урнашкан температура белән саф һавада яңа коронавирус инфекциясе йоктыру куркынычы бик аз», - дип билгеләп үтте ул.

ТР Баш санитар табибы урынбасары май бәйрәмнәре вакытында урамда һәм дачаларда күбрәк вакыт үткәрергә киңәш итте. Аның сүзләренә караганда, республикада температура 25 градустан югарырак булганда пляжлар шулай ук куркынычсыз булачак, чөнки бу температура вирус таралу өчен уңайлы түгел.

Любовь Авдонина коронавирус белән зарарлану өчен иң куркыныч урыннар — кешеләр күпләп җыелган ябык бүлмәләр, анда инфекциядән саклану чараларын үтәмиләр, дип билгеләп үтте.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев