Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

ТР Икътисад министрлыгы бизнесменнарга үз товар билгесен теркәүдә бушлай ярдәм итәчәк

Татарстан бизнесы бушлай товар билгесен терки алачак. Июль аеннан башлап Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фонды шундый хезмәт күрсәтә башлады.

Генераль директорның беренче урынбасары – Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге җитәкчесе Линара Борһанова элек бу хезмәт инновация өлкәсендә эшчәнлек алып барган эшкуарларга һәм кластерларда катнашучыларга гына күрсәтелә иде, быел сервистан республиканың барлык бизнес категорияләре дә файдалана алачак, дип билгеләп үтте.

«Яңа сервис эшкуарларга бизнесны җәелдерү этабында аны намуссыз конкурентлардан яклау өчен кирәк. Хезмәт «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты кысаларында күрсәтелә. Товар билгесен теркәү эшкуарның товарын һәм ул күрсәтә торган хезмәтләрне таныту һәм конкурентлы итү мөмкинлеген бирәчәк. Фонд илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны күздә тотып, теркәү чыгымнарын 350 мең сумга кадәр – 100% дәрәҗәсендә үз өстенә ала», – диде Линара Борһанова.

Товар билгесен теркәү Татарстан эшкуарларына илкүләм проект буенча күрсәтелә торган бердәнбер хезмәт түгел. Фонд КУЭ субъектларында хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү, сертификацияләү, патент эзләү, бушлай бухгалтерия алып бару, реклама хезмәтләре күрсәтү, ярминкәләрдә һәм күргәзмәләрдә катнашуны финанслау, хисаплылык тапшыру һәм хәтта персонал сайлап алуга бәйле, бизнес өчен киң спектрлы хезмәтләрне күрсәтә. Шул ук вакытта санап үтелгән барлык хезмәтләр дә бушлай күрсәтелә. Эшкуарга ТР Эшкуарлыкка ярдәм фондына мөрәҗәгать итәргә һәм теләсә нинди хезмәт күрсәтүгә гариза бирергә кирәк.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм ведомство буйсынуындагы структуралар тарафыннан гамәлгә ашырыла торган ярдәм программалары республика бизнесыннан реаль ихтыяҗлар нигезендә формалаштырылган һәм алардан Татарстанның барлык категория эшкуарлары һәм үзмәшгульләре дә файдалана ала.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм ведомство буйсынуындагы структуралар тарафыннан гамәлгә ашырыла торган ярдәм программалары республика бизнесыннан реаль ихтыяҗлар нигезендә формалаштырылган һәм алардан Татарстанның барлык категория эшкуарлары һәм үзмәшгульләре дә файдалана ала.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фонды финанс булмаган хезмәтләр күрсәтүгә гаризаларны Казан шәһәре, Петербург урамы, 28 нче йорт адресы буенча кабул итә. Шулай ук алдан консультацияне телефон аша да алырга мөмкин 8 (843) 524-90-90 сайтлар: https://fpprt.ru/ һәм https://фасттрек.рф/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев