Республикада барлыгы 57 урында коронавирустан вакцина ясарга әзерләр.
Коронавирус инфекциясеннән "Спутник V" белән вакцинацияли торган дәвалау учреждениеләре исемлеген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә тәкъдим иттеләр.
Барлыгы республикада шундый учреждениеләр 57. Поликлиникага яки яшәү урыны буенча хастаханәгә язылырга мөмкин.
Казанда прививканы 12 медицина учреждениесендә ясыйлар.
Яңа коронавирус инфекциясеннән 2 нче Казан клиник хастаханәсендә вакцинацияләнү өчен түбәндәге телефоннар буенча шалтыратып язылырга була: 8 (843) 5-54-44-53, 5-98-30-03, 8 (843) 5-16-25-75 (78), 5-98-30-03, 5-98-03 (843) 8 (843) 5-55-00-81, 5-98-30-03 (Поликлиника № 13), 8 (843) 5-54-19-26, 5-98-03 (№17), 8 (843) 5-16-25-75 (78), 5-98-03 (№19).
Фото: архив/Михаил Захаров
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз