Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

ТР Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Covid-19дан саклау чаралары турында сөйләде

Сайлау комиссяисенең һәр әгъзасына көненә дүрт битлек, дүрт пар латекс перчаткасы һәм антисептика биреләчәк.

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү вакытында процесста катнашучыларның барысы да - тавыш бирүчеләр дә, сайлау комиссияләре әгъзалары да бер тапкыр кулланыла торган битлекләр һәм перчаткалар белән тәэмин ителәчәк. Тавышбирүнең контактсыз формасын сайлаган татарстанлыларга бару өчен, сайлау комиссияләре әгъзалары өчен медицина халатлары каралган, шулай ук транспорт чараларын даими дезинфекцияләү оештырылачак.

«Без комиссия әгъзалары һәм тавыш бирүче гражданнар өчен мәҗбүри саклык чраларын формалаштырдык. Әйтик, УИКның бер әгъзасына көненә дүрт битлек, дүрт пар латекс перчатка һәм антисептик каралган. Гомумән алганда, эш чорында һәр участокка 14 литр күләмендә дезинфекция чаралары кайтарылачак. Бүгенге көндә эшләүче барлык территориаль сайлау комиссияләре шәхси саклану чаралары белән тулы күләмдә тәэмин ителгән. Эш башлануга участок сайлау комиссияләре әзер — алар татарстанлыларны 16 июньнән кабул итә башлаячак", - дип шәрехләде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

Ул билгеләп үткәнчә, тавыш бирү көненә әзерлек процессы катнашучыларның тулы иминлеген тәэмин итү өчен шул рәвешле бара. "Төп өстенлек — сайлау процессында катнашучыларның: тавыш бирүчеләрнең һәм комиссия әгъзаларының тормышы һәм сәламәтлеге. Үземнән ассызыклыйм: тавыш бирүдә катнашу - кибеткә барудан да куркынычсызрак булачак», - дип билгеләп үтте Андрей Кондратьев.

Элегрәк РФ Роспотребнадзор сайлау комиссияләре өчен коронавирус йогышын профилактикалау буенча тәкъдимнәр әзерләгән иде. Билгеләнгән таләпләр нигезендә, тавыш бирүнең куркынычсыз итеп оештыру өчен кирәкле индивидуаль саклану чаралары күләме билгеләнгән.

Эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча тавыш бирү 25 июньнән 1 июльгә кадәр үткәреләчәк.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев